Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1976 елның 28 сентябрендә  Украинаның Харьков өлкәсе Изюм шәһәрендә туган.

Югары белемле

Идарә итү институты, 2006 ел.

Хезмәт юлы:

1995 ел – Яр Чаллы шәһәре Хакимиятенең финанс идарәсе секретаре.

1996 елдан 1997 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте социологик тикшеренүләр һәм икътисадый анализ идарәсенең 1 категорияле белгече.

1997 елдан 1999 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте аппаратының секретарь-машинисткасы.

1999 елдан 2000 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Хакимияте социологик тикшеренүләр, икътисадый анализ һәм эшмәкәрлекне үстерү идарәсенең 1 категорияле белгече.

2000 елдан 2003 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Территориаль бүлекчәсе бюджетлар үтәү бүлегенең 1 категорияле белгече.

2003 елдан 2004 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең кадрлар буенча әйдәүче белгече.

2004  елдан 2006 елга кадәр– ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге әйдәүче белгече.

2006 елдан 2010 елга кадәр– ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге белгеч-эксперты.

 2010 елдан 2011 елга кадәр – ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты Территориаль бүлекчәсенең бюджетлар үтәү бүлеге консультанты.

2011 ел – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанс идарәсенең муниципаль учреждениеләр белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы.

2011 елдан  2018 елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы урынбасары.

2018 елдан 2020 елга кадәр  – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

2020 елның 23 сентябреннән   Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы урынбасары.

Бүләкләре:

  • Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы, 2012 ел;
  • Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәте, 2017 ел;
  • Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы, 2020 ел.


gorsovet.nabchelny@tatar.ru
30-55-09